+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Февраля 2022, 13:35

Тарала да ковид, тарала...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 145 773кә җитте. Тәүлек эчендә иинфекция тагын 2 396 якташыбызда ачыкланды.  

Тарала да ковид, тарала...Тарала да ковид, тарала...
Тарала да ковид, тарала...

Әле республика дәваханәләрендә 308 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 215 пациент 60 яшьне үткән. 31 кешенең хәле авыр, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырлган. 15 472 кеше амбулатор дәвалана, алар арсында 6 527 пациент 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 731 ковидн җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 125 145.

Соңгы тәүлектә COVID-19 янә 10 якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 4848гә җитте. Аларның 4148е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 397 754 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 96,5 проценты). 2 236 631 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 90,1проценты).

Бер тәүлектә 12 198 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 5 423, 2нче компонент белән - 6 775).
Ревакциналанган гражданнар саны - 325 608 (+ 3 208).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763. Алардан 643 960 кеше 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 591 178 кеше алган.

12 -17 яшьлек балаларның 2 427се ковидтан прививка ясаткан.

Фото: desnogorsk.readovka67.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас