8 февральдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш визиты белән Туймазы шәһәрендә булды, анда йогышлы авырулар госпитале төзелеше мәйданчыгын карады һәм монда ук, Сибайдагы төзелештә катнашучыларны да тоташтырып, киңәшмә үткәрде.
Андрей Назаров билгеләвенчә, алдагы ике объект төзү тәҗрибәсен исәпкә алып, госпитальне төзүнең вакыты һәм сыйфаты буенча җитди куркыныч юк.
— Без үзебез өчен планлаштырылган графикка таянабыз. Генераль подрядчы һәм чиктәш оешмалар алдына куелган бурыч — барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу. Февраль ахырында эшләр тәмамланачак һәм әлеге медицина учреждениесе пациентларны кабул итә алачак. Бу бик мөһим, чөнки бүген без ковидның дәвам итүен күрәбез, кешеләр авырый һәм күбесе медицина учреждениеләренә эләгә, — дип ассызыклады Премьер-министр.
Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, йогышлы авырулар госпитальләре төзелә торган проектка Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә ихтыяҗ бар.
— Туймазыда һәм Сибайда төзелеш белән бер үк вакытта безнең белгечләр Белгород өлкәсендә тагын ике госпиталь төзиләр. Анда да эшләр февраль-март айларында тәмамлана. Шулай итеп, Русиянең 20дән артык субъекты безнең проектларны нигез итеп алды. Миңа калса, иң мөһиме — бу кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә, — диде Премьер-министр.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, якын арада госпитальдә медицина җиһазлары урнаштырылачак. Объектка компьютер томографы кайтарылган, бинаны плитәләр белән тышлау тәмамланган, рентген-саклагыч тәрәзәләр һәм ишекләр куелачак.
— Компьютер томографын урнаштырганнан соң техник эшләтеп җибәрү һәм аны көйләү үткәреләчәк. Персонал белән дә эш алып барыла, без барлык кирәкле стандарт процедураларны, логистика, процессларны оештыруны өйрәнәбез. Әлеге вакытта бер төркем хезмәткәрләр Зубовода стажировка үтә, — дип билгеләде Максим Забелин.
Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында 500дән артык эшче һәм 45 берәмлек техника эшли. Тышкы сэндвич панельләрне, витраж төркемнәрен һәм тәрәзәләрне монтажлау тәмамланган. Моннан тыш, барлык объектларда да (казанлык, дизель электростанциясе, автомойка, вертолет мәйданчыгы һ.б.) бетон эшләре тәмамланган. Магистраль янгын сүндерү һәм җылыту үткәргечләрен салу, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын монтажлау һәм сантехника җиһазларын урнаштыру эшләре бара.
Фото: pravitelstvorb.ru