+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2022, 12:00

Китү ягын карасаң иде, ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 148 360ка җитте. Тәүлек эчендә 2 587 кешедә инфекция ачыкланды.

Китү ягын карасаң иде, ковид...Китү ягын карасаң иде, ковид...
Китү ягын карасаң иде, ковид...

Әле республика дәваханәләрендә 301 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 173 пациент 60 яшьтән өлкән.
34 кеше авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
16 489 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 100 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 1560 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 126 705.
COVID-19 тәүлек эчендә янә 17 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 4 865кә җитте. Аларның 4 159ы 60 яшьне узган булган.
71 кешегә пневмония диагнозы куелган. 201 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 403 087 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 96,7 проценты).
2 243 024 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 90,3 проценты).
Бер тәүлектә 11 726 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 5 333, 2 компонент белән - 6 393).
Ревакциналанган гражданнар саны - 328 744 (+ 3 136).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 646 478е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 594 199 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 554е вакциналанган.

Фото: habarovsk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас