+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2022, 16:49

Владимир Жириновский дәваханәгә эләккән...

Аңа нәрсә булган?

Владимир Жириновский дәваханәгә эләккән...
Владимир Жириновский дәваханәгә эләккән...

Сәясәтче күпмедер вакытка җәмәгатьчелекне бик нык борчыган иде, чөнки ул телеэфирлардан югалып торды. Янәсе, Жириновский ниндидер авыру белән чирләгән, диләр. Ә бүген Владимир Вольфовичның үзәк клиник дәваханәсендә ятуы билгеле булды.

Әлеге вакытта Владимир Жириновскийның дуслары госпитальләштерү сәбәпләрен әйтми, тик борчылырга кирәкми, дип билгеләп үтә.

«Ул үзен яхшы хис итә. Бу сезгә әйтә алган бердәнбер нәрсә», — дип уртаклашты ЛДПР матбугат хезмәте башлыгы Александр Дюпин.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә генә Жириновский коронавирус йоктыруы турында имеш-мимешләр йөри иде, әмма бу мәгълүмат әлегә расланмый. Шунысы гына аңлашыла: 75 яшьлек Владимир Вольфович үз сәламәтлегенә җаваплы караган һәм ковидтан вакциналау узган.

Фото: www.starhit.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: