

Балаларны ковидтан вакциналау дәвам итә. Күп ата-аналарны төрле сораулар борчый. Нишләргә? Баланы вакциналаргамы? Бу соарулар барлык ата-аналарны да борчыйдыр.
Ирина Сухарева — сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе һәм Уфаның популяр блогеры. Ул күпбалалы әни дә, дүрт бала тәрбияли. Әле ул балаларын вакциналамаган. Белгеч белән сөйләшкәннән соң карар кабул итәчәк.
Әлфия Нургалиева балалар өчен вакцинаның сыналган һәм хәвефсез булуын билгеләде. Аны сынауларда хәтта безнең республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелинның улы да катнашкан.
Әле вакциналанган балалар арасында барысы да яхшы, вакциналау имин үткән. Кайбер очракта прививка ясатканнан соң бераз температура күтәрелергә, укол урыны авыртып торырга мөмкин.
Баланы вакциналарга теләсәң, нишләргә? Иң башта үзеңнең педиатрыңа мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк.
Белгеч иммунитетны ныгыту буенча да күп киңәшләр бирде. Ул саф һавада күбрәк йөрергә, витаминнар кабул итәргә кушты.
Барлык сорауларга җавапларны һәм киңәшләрне сылтама буенча тыңлагыз: https://www.instagram.com/p/CZygOGRKem0/