

"Өйдә ковид белән авырып ятканда теш сызлый башлады". "Әтинең теш авыртуы кискенләште, ул йогышлы авырулар госпиталендә. Нәрсә эшләргә?" Социаль челтәрләрдә кешеләр шундый сораулар да бирә. Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге бу теманы тикшерә башлады. Барысы да алдан уйланылган, дөрес алгоритм да бар икән.
Бу хакта бүген “Сәләм” тапшыруы кунагы - Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш стоматологы Рөстәм Дөмәев белән сөйләштеләр.
Әгәр теш сызлау йогышлы авырулар госпиталендә башланса:
постка барып, авырту турында әйтергә кирәк;
ковид-госпитальдән хәбәр Республика стоматология поликлиникасының 8-917-741-30-03 номеры буенча кайнар элемтә телефонына (көн саен, ял һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп) килә;
госпитальгә 2 сәгать эчендә портатив җиһазлар белән табиб-шәфкать туташлары бригадасы чыгачак.
Әгәр тешегез авырта, ә сез өйдә COVID-19, ОРВИ яисә грипп белән авырып ятасыз икән:
122 номерына шалтыратырга һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк;
Сезне 2нче стоматология поликлиникасының ашыгыч ярдәм кабинетына китерәчәкләр;
ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң кире өйгә кайтарачаклар.
Республика районнарында да шундый ук алым эшләнгән, урындагы стоматологлар гариза буенча стационарларга чыга.
Балаларга килгәндә, Уфада ковид-бүлекләрнең кечкенә пациентларын 3нче балалар стоматология поликлиникасы дәвалый, өйгә 7нче поликлиниканың белгечләре килә.
Тешләр авырмасын һәм беркая да мөрәҗәгать итәргә туры килмәсен өчен, әлбәттә, елына кимендә ике тапкыр стоматологка бару, каты ризык ашауны, тәмәке тартуны һәм алкогольне киметергә кирәк”.
Фото: profimedspb.ru