

Әле республика дәваханәләрендә 322 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 185 пациент 60 яшьне үткән.
Шулардан 31 кеше авыр хәлдә.
17 244 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 350 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 2 889 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 131 700.
COVID-19 тагын 18 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 4 894кә җитте. Аларның 4 172се 60 яшьне узган булган.
43 кешегә пневмония диагнозы куелган, 227 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 412 752 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 97,1 проценты).
2 255 612 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 90,7 проценты).
Бер тәүлектә 10 914 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 4 563, икенче компонент белән - 6 351).
Ревакциналанган гражданнар саны - 334 628 (+ 2 870).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 651 724 беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 600 506 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.
Фото: b-port.com