+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2022, 12:15

Соклангыч хезмәт династияләре — төбәкнең байлыгы ул

2022 ел Башкортстанда һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителде.  

Соклангыч хезмәт династияләре — төбәкнең байлыгы ул
Соклангыч хезмәт династияләре — төбәкнең байлыгы ул

Һәр оешманың тотрыклылыгы хезмәт династияләрен саклауга һәм яңалары барлыкка килүгә турыдан-туры бәйле. Хезмәт династияләре — ул һәр предприятиенең терәге генә түгел, ә гомумән республиканың чын байлыгы да.
Уфадан Хунафиннар династиясе — гомерләрен медицинага багышлаган матур гаилә үрнәге. Династия әгъзаларының гомуми хезмәт стажы 179 ел тәшкил итә.
Әлеге медицина династиясенә нигез салучы — профессор Хунафин Сәүбан Нурлыгаян улы — зур галим, тәҗрибәле хирург һәм педагог, сәламәтлек саклау белгечләрен әзерләүгә зур өлеш керткән остаз. Бүген дә педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлекне актив берләштерә. Профессор Сәүбән Хунафинның төп фәнни эшләре авыруларны диагностикалауга, дәвалауга, реабилитацияләүгә, авыруларга кичектергесез һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүне оештыруга багышланган.
Профессорның хатыны, ике улы һәм оныклары да, гомерләрен медицинага багышлап, күп кенә фәнни мәкаләләр авторы булган, аларның да күпсанлы бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бар.
60 еллык хезмәт стажы булган табиб Сәүбән Нурлыгаян улы һәр операциясен зур җылылык белән искә ала. Әлбәттә, хәтерендә иң нык калганнары — беренчесе һәм соңгысы. Соңгы операциясен ул 77 яшендә ясаган.
Профессорның тормыш иптәше Динә Хәлим кызы да гомер буе медицина өлкәсендә көч сала. БДМУда булачак табибларга белем бирә. Педагогик стажы — ярты гасырдан артык. Заманга яраклашып, соңгы елларда Зум аша да лекцияләр укырга өйрәнгән. Әлбәттә, оныклары ярдәм иткән.
Соклангыч пар ике ул тәрбияләп үстергән. Өч оныклары бар. Бер оныклары гына юридик юнәлешне сайлаган, калганнар барысы да медицинадан башка тормышларын күз алдына да китерә алмый.
Дөньядагы иң изге һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсен сайлаган бу династия вәкилләре зур ихтирамга лаек.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: