+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 февраль 2022, 15:30

COVID-19 янә 17 якташыбызның гомерен алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 160 919га җитте. Тәүлек эчендә инфекция тагын 3 502 якташыбызда ачыкланды.

COVID-19 янә 17 якташыбызның гомерен алып китте...COVID-19 янә 17 якташыбызның гомерен алып китте...
COVID-19 янә 17 якташыбызның гомерен алып китте...

Әле республика дәваханәләрендә 328 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 167 пациент 60 яшьне үткән.
27 якташыбыз авыр хәлдә.
20 340 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 103 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 1 187 кеше савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 135 321.
COVID-19 янә 17 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 4 930га җитте. Аларның 4 194е 60 яшьне узган булган.
49 кешегә пневмония диагнозы куелган. 198 кеше пневмоняидән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 418 634 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 97,3 проценты).
2 263 969 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (91,1 проценты).
Бер тәүлектә 3 340 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 1 229, икенче компонент белән - 2 111).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 653 825е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 603 327 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас