

Билгеле булуынча, Радий Хәбиров кушуы буенча 31 гыйнвардан барлык өлкәннәр поликлиникалары дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 7:30дан 22:00 сәгатькә кадәр эшли. ПЦР-тестларны поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт карамагындагы лабораторияләр тәүлек буе эшли торган графикка күчте.
– Төбәктә коронавирус белән хәл катлаулы, әмма контрольдә тотыла торган, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Әлегә мөмкин булганча дистанцион режимда эшләүне дәвам итәчәкбез.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Ковидка каршы ситуацион үзәктә шалтыратулар кабул итүче операторлар саны 90 кешегә кадәр артты. Алар арасында БДМУдан медицина экспертлары да бар. "Кешенең теләсә кайсы вакытта шалтыратып, консультация алу мөмкинлеге булу мөһим", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткәнчә, Башкортстанда быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек башланды. Әмма барлык балалар ялы учреждениеләре дә санитар-эпидемиологик экспертиза үтү турында әлегә бәяләмә алмаган. Радий Хәбиров бу эшне тизләтергә һәм республика Хөкүмәтендә киңәшмә үткәрергә кушты.
– Инде хәзер үк җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә оешкан төстә әзерләнергә, кирәк булса, лагерьларны ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.