+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 февраль 2022, 11:10

Тәүлеклек антирекорд дүрт меңгә якынлаша...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 164 708гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 3 789 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Тәүлеклек антирекорд дүрт меңгә якынлаша...Тәүлеклек антирекорд дүрт меңгә якынлаша...
Тәүлеклек антирекорд дүрт меңгә якынлаша...

Әле республика дәваханәләрендә 327 кеше ковидтан дәвалана, алар арасында 200 пациент 60 яшьне үткән. 23 якташыбыз авыр хәлдә.
23 413 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 488 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 701 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 136 022.

COVID-19 тагын 16 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 4946га җитте, аларның 4209ы 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 419 275 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 97,4 проценты). 2 264 882 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 91,2 проценты).

Бер тәүлектә 1 554 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 641, 2нче компонент белән - 913).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763. Аларның 654 292се 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 603 762 кеше алган.

12 -17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.

Фото: Яндекс.Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас