+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 февраль 2022, 06:30

Тәмле дә, ширбәтле дә хәлвә

Ул организмны да савыктыра.

Тәмле дә, ширбәтле дә хәлвәТәмле дә, ширбәтле дә хәлвә
Тәмле дә, ширбәтле дә хәлвә

Хәлвә көнбагыш яисә көнҗеттән (май җитештерүдә кулланыла торган үсемлекләр нигезендә), җир чикләвеге һәм төрле чикләвекләр нигезендә (бәдәм, кишә, әстерхан чикләвеге) ясалган булырга мөмкин. Ул тәмле һәм туклыклы гына түгел, организмны да савыктыра, кан әйләнешен һәм ашкайнатуны яхшырта.

Минералларга бай чикләвекле хәлвә аеруча файдалы. Әмма җиңел үзләштерелә торган шикәрләр күп булганлыктан, аны көчле һәм дәвамлы ашказаны асты бизе ялкынсыну, шикәр чире вакытында ашарга ярамый.

Көнҗет орлыгыннан ясалган хәлвә иң файдалысы санала, анда А (үсү һәм күз күреме өчен кирәк), Е (йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, яман шештән, нәсел калдыра алмаудан саклый), В1 (авыруга бирешмәүчәнлекне арттыра, хәтерне яхшырта), В2 (хәл кертә, яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычын киметә, бума вакытында ярдәм итә) витаминнары күп.

Сәламәтлеккә зыян салмый гына күпме хәлвә ашарга була? Көнгә 50-60 грамм хәлвә ашарга мөмкин. Аның көнбагыштан ясалганын гына түгел, ә барысын да ашарга тырышыгыз.

Фото Интернеттан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас