+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 февраль 2022, 08:55

Ковид йоктыручылар саны ай үсәсен көн үсә...

Тик пандемия бер дә әкияткә охшамаган шул...  

Ковид йоктыручылар саны ай үсәсен көн үсә...Ковид йоктыручылар саны ай үсәсен көн үсә...
Ковид йоктыручылар саны ай үсәсен көн үсә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның гомум саны 177 108гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 4 341 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 347 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 219 пациент 60 яшьне үткән. 34 якташыбыз авыр хәлдә. 26 678 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 342 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 3 297 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 145 080.
COVID-19 янә 19 якташыбызның гомерен алып китте. Каһәрле инфекция корбаннары булган якташларыбыз саны 5 003кә җитте. Аларның 4 227се 60 яшьне узган булган.
43 кешегә пневмония диагнозы куелган. 199 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан барлыгы 2 965 558 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 2 431 416 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 97,8 проценты). 2 283 087 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 91,9 проценты). Бер тәүлектә республикада 10 321 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән — 4 500, икенче компонент белән — 5 821).
Башкортстанда 60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763. Аларның 658 708е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 610 519 кеше алган. Вакциналанган 12-17 яшьлек балалар саны — 2 880.

Фото: otvet.mail.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас