+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2022, 11:00

40 якташыбыз авыр хәлдә, 18е вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 181 612гә җитте. Тәүлек эчендә янә 4 504 якташыбызда инфекция ачыкланды.

40 якташыбыз авыр хәлдә, 18е вафат...40 якташыбыз авыр хәлдә, 18е вафат...
40 якташыбыз авыр хәлдә, 18е вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 335 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 206 пациент 60 яшьне үткән. 40 якташыбыз авыр хәлдә. 27 545 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 298 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 3 631 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 148 711.

COVID-19 янә 18 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 021гә җитте. Аларның 4 244е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 435 545 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 98 проценты). 2 289 069 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 92 проценты).

Бер тәүлектә 10 111 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 4 129, 2нче компонент белән - 5 982).
60 яшьтән өлкән 785 763 кешенең 660 357се 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 613 114 кеше алган.

12-17 яшьлек балаларның 2 880е ковидтан вакциналанган.

Фото: hochyvseznat.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас