

Башкортстанда иртәгәдән җәмәгать урыннарына барганда коронавируска каршы вакциналау үтү турында QR-кодлар күрсәтү зарурлыгы юкка чыгачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив штаб утырышында шундый карар кабул ителде. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, бу таләпне бетерү халыкны вакциналаштыру планы күрсәткечләренә ирешү һәм антитәнчекләре югары дәрәҗәдә булган кешеләр саны арту белән бәйле.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак Сәламәтлек саклау министрлыгы позициясен хуплады.
- Вәзгыять шундый ки, авырулар саны, коронавирус агымы характеры һәм халыкны вакциналауның югары дәрәҗәсе күрсәткечләреннән чыгып, без предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы йортларында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә QR-кодлар күрсәтүне гамәлдән чыгара алабыз, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Бу безнең икътисад, бигрәк тә кече һәм урта бизнес эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе тәкъдиме буенча, QR-кодлар күрсәтү 500 һәм аннан да күбрәк булган ябык биналарда уза торган киңкүләм чараларда сакланачак. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, башка эпидемиология таләпләре – битлек режимы, социаль дистанцияне үтәү һәм биналарны санитар эшкәртү – тулы күләмдә саклана.
Максим Забелин билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, COVID-19 буенча вәзгыять тотрыклы. Шуңа бәйле рәвештә, ул 21 февральдән 1 яшькә кадәрге балаларны диспансерлаштыруны һәм һөнәри тикшеренүләр үткәрүне яңартырга тәкъдим итте. Оператив штаб әгъзалары бу тәкъдимне хуплады.