+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2022, 12:58

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 190 480гә җитте

Тәүлек эчендә янә 4 409 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 190 480гә җиттеБашкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 190 480гә җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 190 480гә җитте

Әле республика дәваханәләрендә 295 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 174 пациент 60 яшьне үткән. 36 якташыбыз авыр хәлдә. 33 346 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3002 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 1105 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 151 781.

COVID-19 янә 18 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5058гә җитте. Аларның 4 258е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 440 897 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 98,2 проценты), 2 296 489 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 92,4 проценты).

Бер тәүлектә 3 250 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән – 1 354, 2нче компонент белән – 1 896).

60 яшьтән өлкән 785 763 кешенең 662 347се 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 615 965 кеше алган.

12-17 яшьлек балаларның 2880е ковидтан вакциналанган.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас