Бу хакта вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, авыру билгеләре булган күченүчеләргә Ростов өлкәсендә ярдәм күрсәтәчәкләр, ә Башкортстанга шартлы рәвештә сәламәт кешеләр киләчәк. Әмма, шуңа да карамастан, килү белән барлык тикшерүләр дә ясалачак.
"Роспотребнадзор" тарафыннан эшләгән алгоритм бар", - диде Максим Забелин. Аның сүзләренчә, медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык ресурслар да бар, шул исәптән бала тудыру өчен дә. Моннан тыш, Луганск һәм Донецк Халык республикаларыннан эвакуацияләнгән табиблар, аккредитация процедурасын узып, эшкә урнаша алачак. Мондый схема инде 2014 елда кулланылган.
Фото: bashinform.ru