+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2022, 15:25

30 якташыбыз авыр хәлдә, 19ы вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 199 169га җитте. Тәүлек эчендә тагын 4302 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

30 якташыбыз авыр хәлдә, 19ы вафат...30 якташыбыз авыр хәлдә, 19ы вафат...
30 якташыбыз авыр хәлдә, 19ы вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 285 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 179 пациент 60 яшьне үткән. 30 якташыбыз авыр хәлдә. 39 190 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4403 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 2700 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 154 600.

COVID-19 тәүлек эчендә янә 19 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5094кә җитте. Аларның 4 274е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 445 649 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 98,4 проценты). 2 303 322 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 92,7 проценты).

Бер тәүлектә 10 481 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 4 302, 2нче компонент белән- 6 179).
Республикада 60 яшьтән өлкән 785 763 кешенең 664 203е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 618 255 кеше алган.

12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.

Фото: мояоколица.рф

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас