+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2022, 13:20

ФАПларны фармацевтика эшчәнлегенә лицензияләү тәмамланды

22 февральгә Башкортстанда ваклап сату һәм дару препаратларын җибәрү өлешендә фармацевтика эшчәнлеге буенча фельдшер-акушерлык пунктларының 99 проценты лицензияләнгән.

ФАПларны фармацевтика эшчәнлегенә лицензияләү тәмамландыФАПларны фармацевтика эшчәнлегенә лицензияләү тәмамланды
ФАПларны фармацевтика эшчәнлегенә лицензияләү тәмамланды

- Медицина эшчәнлеген тормышка ашыруга лицензиясе булган 2061 фельдшер-акушерлык пунктыннан 2045 ФАПка халыкка ваклап сату һәм дару препаратларын җибәрү өчен фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия рәсмиләштерелде, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорына 2068 фельдшер-акушерлык пунктының 1887сенә генә шундый ук лицензия бирелгән булган.
ФАПларны фармацевтика эшчәнлегенә лицензияләү буенча эш Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан шуңа үткәрелде, чөнки 2021 елда Русия Хөкүмәте тарафыннан даруханә булмаган авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә һәм гомум табиблык практикасы үзәкләренә фармлицензияләр бирү процедурасы шактый гадиләштерелде.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=55040 (В Башкортостане практически завершено лицензирование ФАПов на фармдеятельность - Правительство Республики Башкортостан (pravitelstvorb.ru)

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас