+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 февраль 2022, 08:55

Авыру турындагы сигналлар тешләргә килә!

Кеше организмында 32 “радист” бар. Сез белә идегезме?

Авыру турындагы сигналлар тешләргә килә!Авыру турындагы сигналлар тешләргә килә!
Авыру турындагы сигналлар тешләргә килә!

Эчке органнар авырса яисә бер-бер хәл була калса, ярдәм сорап, тешләргә алар шундук “SOS” сигналы бирә икән. Тән тиресе, ирен, тел, күзләр кебек үк, тешләр дә органнарның сәламәтлеге турында хәбәр бирә.

Тештәге кариес, пульпит кебек ялкынсыну да бер төркем органнарның какшавы турында сөйли. Тешләрне һәм кешенең авыруларын тикшергәннән соң, галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән. “Һәр тешнең үзенең “индикаторы” бар,” – ди медицина фәннәре докторы, профессор Геннадий Банченко.

Ашказаны асты бизе турындагы хәлләрне азау тешләре “сөйләсә”, аяк буыннары авырулары турында казнаның өске һәм аскы алгы тешләре бәян итә. Ашказаны җәрәхәте һәм уникеилле эчәк авырулары белән интегүчеләрдә пародонтоз барлыкка килә. Аннан тыш, ашказаны җәрәхәте булганда тештә таш катламы барлыкка килә. Шулай итеп, кариес барлыкка килгән тештән кайсы эчке органга ярдәм кирәклеген белеп була. Кариесның мигрень сәбәпчесе дә булуы ихтимал. Иң кызыклысы шул: теш бу чакта авыртмый, аның бозыла башлавын теш табибы гына күрергә мөмкин. Ә баш авыртуның сәбәбен бу очракта кеше грипптан башлап, магнит давылларына кадәр сылтарга маһир.

Тешләр хуҗасының авырулары турында гына түгел, холкын да тәфсилли икән. Вак һәм үткен тешләр - ачы телле һәм мәкерле, озын тешләр – усал һәм “тәмлетамаклар”, чыгып торганнары – комсызлык, ә теш арасындагы ара зурлыгы ихтыярсызлык турында сөйли. Зур һәм нык тешләр озын гомерле һәм кешенең ягымлы, кыю икәнлеген билгели. Яхшы, ягымлы кешеләрнең тешләре, гадәттә, тигез була. Туры булмаса, көяләнергә ашыкмагыз – төплелек, тирән фикерлелек дигәнне аңлата бу.

Фото KLike.net

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас