

Әле республика дәваханәләрендә 311 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 203 пациент 60 яшьне үткән. 37 якташыбыз авыр хәлдә. 42 205 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 759 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 1 035 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 159 579.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә 18 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 131гә җитте. Аларның 4 311е 60 яшьне узган булган.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 449 956 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 98,6 проценты). 2 307 654 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 92,9 проценты).
Бер тәүлектә 1 721 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән — 688, 2нче компонент белән — 1 033).
Республикадагы 60 яшьтән өлкән 785 763 кешенең 666 064е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 620 424 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е ковидтан прививка ясаткан.
Фото: studyfinds.org