

Депутат билгеләп үткәнчә, барлык районнар һәм авыл җирлекләре аның өчен кадерле һәм аларны хәстәрләргә кирәк. Бүген Уфа районына килделер, аннары Стәрлебашка да шундый ук сәфәр планлаштырыла.
"ФАПларны сайлау очраклы түгел, бу системада эшләү тәҗрибәм булганга, сәламәтлек саклауның нигезе – ул беренчел звено, дип саныйм. Монда участок терапевтлары, хирурглар, акушер-гинекологлар, педиатрлар керә. Һәм, әлбәттә, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары. Безнең республика - хәтта оптимальләштерү барганда да модульле пунктларны саклап калган бердәнбер төбәк. Бездә иске ФАПлар булмаячак, без алга барабыз һәм мондый пунктларны барлык җирдә дә яңартырга планлаштырабыз", - дип сөйләде Римма Үтәшева.
Шулай ук депутат билгеләп үткәнчә, бүген табибларга кытлык проблемасы бар. Мондый медицина учреждениеләре булмаган районнарга мобиль пунктлар юнәлтеләчәк.
Ягодная Полянадагы ФАП өч авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә. Бирегә беркетелгән халык саны — 429 кеше, шул исәптән 93 бала. Медицина пунктында фельдшер һәм акушерка кабинетлары, процедура-прививка ясау бүлмәсе, пациентлар кабул итүне көтү урыны, шулай ук персонал өчен санузел һәм бүлмә каралган.
"Ягодная Полянада һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләр бирегә зур теләк белән килә. Безнең ФАПны өлкән буын кешеләре аеруча ярата. Бүгенге көндә авыл халкының 98 проценты вакциналау узды, - ди ФАП мөдире Светлана Нигъмәтуллина. - Бүген Римма Әмир кызы безгә эш өчен кирәкле пульсоксиметрлар, пирометрлар һәм кан басымын үлчәү аппаратлары алып килде".
Шулай ук Римма Үтәшева Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаевка һәм Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтының баш табибы урынбасары Алия Мөхәммәдҗановага Рәхмәт хатларын тапшырды, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.