

Айгөл Таһир кызы Уфаның 5нче балалар поликлинкасында үткән елның сентябреннән башлап педиатр булып эшли. БДМУның балалар авырулары буенча кафедрасының ординатурасында беренче ел белем ала. Ординатураны тәмамлагач, ул дәваханәләрдә дә педиатр булып эшли алачак.
Айгөл Әмирова эшне уку белән бергә алып бара. Яшь табибә әйтүенчә, балалар арасында ковид белән җитди авыру очраклары аның тәҗрибәсендә теркәлмәгән, шөкер, бер үлем очрагы да юк.
— Соңгы дулкында балалар арсында коронавирус инфекциясе йоктыручылар күп булды. Гадәттә, гаиләләре белән авыручылар арасында шундый хәл күзәтелә. Балаларның тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. 4-5 көннән температуралары төште, — ди Айгөл Әмирова.
Табибә билгеләвенчә, бер яшькә кадәр балалар арасында да ковид белән авыручылар күп. Алар инфекцияне гадәти ОРВИ үткәргән кебек үткәрә. Җитлекми туган балаларда инфекция ачыкланса, алар стационарга озатыла.
Яшь педиатрның эше нидән гыйбарәт? Ул көненә өч сәгать поликлинкада балаланы кабул итә, калган вакытта чакыруларга йөри. Соңгы дулкында чакырулар аеруча күп булган, планнан тыш та эшләргә, өлгерергә тырышырга туры килгән. Көненә 30дан артык чакыру кабул иткән көннәр булган. Гадәттә табиблар чакыруларга җәяү бара. Бик ерак адресларга гына машина бирелә.
— Бу һөнәрне сайлаганга үкенмим, — ди Айгөл Таһир кызы бу хактагы сорауга җавап биреп. — Эшемне бик яратам. Һәр һөнәрдә авырлыклар була. Аларны җиңә һәм үткәрә белергә кирәк.
Максатчан яшь табибәгә уңышлар телик!