+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 Февраля 2022, 05:05

Коллектив иммунитетка ирешелде!

Әмма социаль дистанцияне саклау таләбе һәм битлек режимы гамәлдә кала.  

Коллектив иммунитетка ирешелде!Коллектив иммунитетка ирешелде!
Коллектив иммунитетка ирешелде!

Башкортстанда бүгенге көндә йогышлы авырулар өчен 3 444 койка әзерләнгән. Ирекле койка фонды 20 процент тәшкил итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Киңәшмәдә эпидемиологик хәл буенча мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

19 февральдән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Республика белән идарә итү үзәгендә урнашкан Ситуацион үзәк Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча шалтыратулар кабул итә башлады. Операторлар инде 50 мөрәҗәгатьне эшкәртте. Моннан тыш, эвакуацияләнгән халыкның үзләреннән һәм аларның туганнарыннан җиде шалтырату килгән.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үтүенчә, Башкортстанда йогышлы авырулар буенча хәл тотрыклы, зарарланучылар саны кимүгә бара. ОРВИ һәм грипп буенча карантинга республиканың 141 аерым сыйныфы һәм 11 мәктәбе ябылган. COVID-19 буенча карантинда – 34 сыйныф һәм 3 мәктәп.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибайда һәм Туймазыда яңа йогышлы авырулар үзәкләре төзелешенең финиш сызыгына чыгуын хәбәр итте. Туймазыда госпитальне бүген файдалануга тапшырырга планлаштыралар, ачылуы 4 мартка билгеләнгән. Сибайда госпитальнең ачылуы 11 мартта көтелә, пациентларны кабул итү 18 марттан башланачак.
– Санитар-эпидемиологик хәл, без кабул иткән профилактик чаралар белән бергә, безгә 19 февральдән җәмәгать урыннарына барганда QR-кодлар күрсәтү зарурлыгын бетерергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта башка санитар таләпләр – битлек режимы, социаль дистанцияне үтәү – тулы күләмдә саклана, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Гомумән, республикада коронавируска бәйле хәл тотрыклы, әмма кешеләр чирләвен дәвам итә. Шуңа мартта Туймазыда һәм Сибайда яңа госпитальләр эш башлар, дип өметләнәм.

QR-кодлар хәзер кирәкми!

QR-кодлар күрсәтү хәзер сәүдә үзәкләрендә кирәкми. Бу чикләүләр тәмам, дигән сүзме? Халыкны бу уңайдан күп сораулар борчый. Республика белән идарә итү үзәге бу уңайдан аңлатма бирде.
“QR-кодлар гамәлдән чыгарылды. Сәүдә үзәкләренә керү хәзер ансыз да мөмкинме? Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасына халыктан әнә шундый сораулар килә. Бу яңалык, чыннан да, бөтен республика өчен мөһим. QR-кодларны сәүдә үзәкләрендә, музейларда, кинотеатрларда һәм шифаханәләрдә тикшерү туктатылды. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы указына үзгәрешләр кертелде: https://npa.bashkortostan.ru/34897/
QR-кодларны гамәлдән чыгару турында тулырак итеп Республика белән идарә итү үзәгенең “Сәлам” программасына туры тоташуында сөйләделәр. Тапшыру кунагы Баш­кортстанның сәла­мәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина булды.
– Без республикада коллектив иммунитетның тиешле дәрәҗәсенә ирештек, – дип билгеләп үтте Елена Галимуллина. – 18 февральгә Башкортстанда 2 435 545 кеше беренче компонент белән вакциналанган. 2 289 069 кеше (92 процент) ике компонентны да алган.
Ләкин социаль дистанцияне саклау һәм битлектә йөрү кебек чик­ләүләр элеккечә кала. Кулларны ешрак юу турында да онытмаска кирәк.
Моннан тыш, QR-кодлар да бөтенләй гамәлдән чыгарылмады. Аларны 500дән артык кеше сыйдырышлы ябык биналарга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак.
Тагын бер мөһим яңалык. Анти­тәнчекләре булган һәркем QR-код алырга мөмкин. Моны ничек эшләргә?
* Теләсә кайсы лицензияле ла­бораториядә антитәнчекләргә анализ бирергә кирәк.
* Анализ нәтиҗәсен федераль системага күчерәчәкләр.
* Ул “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси кабинетта барлыкка киләчәк.
Сертификат тикшеренү нәтиҗәсен алганнан соң 6 айга бирелә. QR-кодны антитәнчекләр буенча яңадан алу каралмаган. Ә менә антитән­чекләр дәрәҗәсенә карата таләпләр юк, аларның организмда булуы да җитә.

Хәл тотрыклана

Вице-премьер, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин COVID-19 буенча брифингта хәбәр итүенчә, республикада эпидемиологик хәл тотрыклана.
“Без авыручылар саны динамикасының кимүен күрәбез, беренчел звенога йөкләнеш сизелерлек азайды. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм номеры буенча мөрәҗәгатьләрнең саны да 2,5 тапкырга һәм Ситуацион үзәккә мөрәҗәгать итүләр саны кимеде. Шулай ук, без дәваханәләргә салу арту динамикасы булмавын күрәбез. Бүген без республика территориясендә күмәк иммунитетның 67 проценттан артыграгына ирештек. Болар барысы да QR-кодлар буенча таләпләрне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирде”, — дип билгеләде Максим Забелин.

Табиблар нәрсәләр киңәш итә?

Коронавирус инфекциясе белән авырганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Табибка мөрәҗәгать итү мотлак. Әле “омикрон” штаммы күпләрдә җиңел формада үтә, шуңа алар өйдә дәвалана. Бу очракта табибларның мондый киңәшләрен дә онытмагыз.
* Д, Е, С витаминнарын кулланыгыз. Табиб кушкан һәм инструкциядә күрсәтелгән доза — хәвефсез.
* Үзегезне салкынча һава белән тәэмин итегез. Даими рәвештә бүлмәгезне җилләтегез.
* Температураны төшерергә ашыкмагыз! Көзән җыермаса, 38,5тән күтәрелгәнче түзү яхшы. Югыйсә, сез иммунитетыгызның эшенә комачаулыйсыз.
* Ярты сәгать саен сыеклык эчеп торыгыз. Бу интоксикацияне киметә, какырыкны чыгарырга булыша. Чиста су, лимон, бал, кайнатма белән җылы чәй эчү хәерле.
* Аркада ятмаска тырышыгыз! Бер якка яисә корсакка ятыгыз. Ютәлне киметү, сулыш алуны җиңеләйтү өчен шулай кирәк.
* Хәрәкәт турында онытмагыз. Хәтта бик хәлсез булсагыз да, берничә минутка караваттан торып, аз гына йөреп алыгыз. Тромбозларны кисәтү өчен хәрәкәт кирәк.
* Ковид ачыклангач, паникага бирелмәгез. Стресс хәлне катлауландыра гына. Тыныч булып, барлык көчне савыгуга юнәлтегез.
* Танышлар, дуслар ниндидер яхшы рекламаланган препаратлар киңәш итә икән, тыңламагыз. Бары тик үзегезнең табиб киңәшләрен үтәгез. Антибиотикларны үзаллы кабул итү катгый тыела!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас