+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 март 2022, 10:30

Бозым салынган кешегә нинди төшләр керә?

Кызганычка каршы, дөньяда күз тию, бозым кебек нәрсәләр белән дә очрашырга туры килә. Кемнеңдер махсус рәвештә сиңа начарлык кылырга тырышуын ничек белергә? Бу хакта кешегә төшләре сөйли ала икән.

Бозым салынган кешегә нинди төшләр керә?
Бозым салынган кешегә нинди төшләр керә?

Әгәр төшегездә бик күп ямьсез бөҗәкләр сезгә менәргә, авызыгызга керергә тырыша икән, димәк, кемнеңдер сезгә бозым салырга тырышуы ихтимал.

Кешенең төшендә яшәгән йортының җимерелүен, түбәсенең, идәннәренең төшеп китүен күрү дә яхшыга түгел. Бу кемнеңдер сезнең гаиләне, тормышны җимерергә теләве хакында сөйләргә мөмкин. Төштә күп пычраклык, чүп өеме, искелек, ертык киемнәр күрү, начар ис сизү дә шул хакта сөйли.

Төштә кемдер куып йөртсә, янаса, кемнәндер куркып качсагыз, ләкин тотылмасагыз, димәк, әле хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин. Кемнең сезнең саклау көчләрен җимерергә теләгәнен төшенергә тырышырга кирәк.

Белгечләр төштә бик күп чебен күрүне кемнеңдер кешенең сәламәтлегенә начар йогынты ясарга теләвенә юрый.

Сәламәтлеге хәвеф астында булган кешенең төшенә сазлык, ямьсез чокырлар, пычрак су керергә дә мөмкин.

Мондый төшләр керсә, нишләргә? Тирә-яктагы кешеләргә игътибарлы булырга һәм кемнең сезгә начарлык теләвен аңларга тырышырга кирәк. Аңласагыз, аннан әйбер алмау, ераграк булу хәерле. Ә иң яхшысы — догаларга мөрәҗәгать итү. Догалар барлык начарлыктан саклый.

Фото: xoxo.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: