+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 март 2022, 04:25

Өченче COVID-госпиталь ишекләрен ача!

Туймазыда төзелгән әлеге медицина учреждениесе җиде район һәм ике шәһәр халкын хезмәтләндерәчәк.  

Өченче COVID-госпиталь ишекләрен ача!Өченче COVID-госпиталь ишекләрен ача!
Өченче COVID-госпиталь ишекләрен ача!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазы районында булды. Анда ул узган елның 30 декабрендә төзелә башлаган Клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзелеше барышын тикшерде. Аны Уфа районының Зубово авылында һәм Стәрлетамакта эшләп килүче ике COVID-госпиталь проекты буенча төзиләр – бер катлы корпуслар курай чәчәге формасында урнашкан.

Объект төзелеп беткән. Медицина җиһазларын монтажлыйлар, аерым алганда, бирегә заманча компьютер томографы кайтарылган. Коммуналь инфраструктура системалары көйләнә. Төзүчеләр вертолет, автомобильләр юу мәйданчыкларын, ике контроль-тикшерү пунктын җиһазлаган, казанлык, трансформатор подстанциясен, кислород станциясен, концентраторны монтажлаган. Госпиталь территориясен төзекләндерү дәвам итә. Төзелешнең гомум мәйданы – 9 мең квадрат метр.
Яңа үзәктә тәүлек әйләнәсенә 40 бокс һәм 10 реанимация боксы эшләячәк. Өстәмә рәвештә 200 койка урнаштыру мөмкинлеге каралган, ә гадәттән тыш хәл режимында госпиталь 230 пациентны кабул итәргә мөмкин.
Башкортстан Башлыгы палаталарны, боксларны карап чыкты һәм коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында фидакарьлек күрсәткән медицина хезмәт­кәрләренә рәхмәт белдерде. Госпиталь табиблары, үз чиратында, төбәк җитәкчесенә яңа йогышлы авырулар үзәге өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфияновка халыкка уңайлы булсын өчен госпитальгә кадәр автобус маршрутын булдырырга кушты.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, яңа дәваханә хезмәткәрләренең гомум саны 248 кеше тәшкил итәчәк. Штатка 36 табиб, 75 урта һәм 25 кече медицина персоналы алынган.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, параллель рәвештә COVID-госпи­тальгә лицензия алу оештырылган. Туймазыда мондый үзәкне төзегәндә белгечләрнең беренче ике COVID-госпиталь тәҗрибәсен исәпкә алуы һәм технологик моментларның бер өлешен эшләп бетерүе мөһим.
Туймазы районы үзәк дәваханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин, пандемия тәмамланганнан соң, бу үзәктә төрле профильләр буенча күптөрле медицина ярдәме күрсәтеләчәк, дип белдерде.
– Бу – безнең өченче COVID-госпиталь. Аның рәсми ачылышы 4 мартка билгеләнгән, күпмедер вакыт лицензияләү процессы булачак. 20 мартка кадәр биредә беренче пациентлар кабул ителәчәк, дип килештек, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, әле Сибайда йогышлы авырулар үзәге төзибез. Без республиканың барлык төбәкләрендә диярлек COVID-госпитальләр булдыру турында карар кабул иттек. Пандемияләр килә һәм китә, әмма бу биналар кала. Арытаба бу яхшы комплектланган, шул исәптән техник күзлектән караганда, палаталарда уңайлы шартлар булган күппрофильле дәваханә булачак. Ул җиде район һәм ике шәһәр – Туймазы һәм Октябрьский халкын хезмәтләндерәчәк.
Безнең тәҗрибәне өйрәнергә Русиянең 15 төбәгеннән вәкилләр килде. Алар үзләрендә мондый объектлар төзергә тели. Башкортстан курайлары Русиянең күп шәһәрләрендә “чәчәк атар” әле дип уйлыйм.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас