

Әле республика дәваханәләрендә 307 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 218 пациент 60 яшьне үткән.
39 якташыбыз авыр хәлдә.
41 034 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 335 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 5 237 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 178 950.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә 21 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 232гә җитте. Аларның 4 395е 60 яшьне узган булган.
27 кешегә пневмония диагнозы куелган. 224 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 464 551 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,2 проценты).
2 323 261 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (93,5 проценты).
Бер тәүлектә 8 747 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 4 388, икенче компонент белән - 4 359).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 671 665е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 625 695 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.
Фото: novostivoronezha.ru