

Узган елда төбәк буенча 33 очрак теркәлгән, аларда 34 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 23е үлем белән тәмамланган. 2020 елда 41 очрак теркәлгән, 43 кеше җәрәхәт алган, шуларның 33е һәлак булган. Алынган травмаларның төп сәбәпләре — тимер юл буйлап билгеләнмәгән урыннарда йөрү, платформага менү яки аннан сикерү омтылышлары, поезд хәрәкәт иткән вакытта җәяүлеләр юлы өстендә булу, вагон һәм платформа арасына төшү.
Гражданнарның травма алу очракларын кисәтү максатыннан тимерьюлчылар тимер юл транспорты объектларында булу кагыйдәләре буенча мәгълүмати-аңлату программаларын тормышка ашыра. Чаралар комплексына тимер юллар янында рейдлар, хокук бозучылар белән әңгәмәләр үткәрү, белешмәлекләр һәм тематик продукция тарату керә. Балаларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә.