+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 март 2022, 12:35

Вакциналау буенча кемнәр алда бара?

Башкортстан коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау буенча максатлы күрсәткечкә якыная. Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентын 2 464 551 кеше алган (ягъни вакциналау үткәрелергә тиешле халыкның 99,2 проценты яки өлкән кешеләрнең 79,4 проценты). 80 процентка җитү өчен 20 мең кешегә вакциналанырга кала.

Вакциналау буенча кемнәр алда бара?Вакциналау буенча кемнәр алда бара?
Вакциналау буенча кемнәр алда бара?

Республиканың күп районнары да әлеге күрсәткечкә җитеп килә, 28 февральгә алар 37. 100 процентны үткән һәм вакциналауны дәвам иткән лидер районнар бар. Мәсәлән, Бүздәк — планнан 140 процент, Чакмагыш – 137 процент, Чишмә – 136 процент, Әлшәй – 132 процент, Кушнаренко – 130 процент, Миякә һәм Стәрлебаш - 126 процент.
Тик планнан 80 процентка да җитмәгән антилидерлар да бар, анда өлкән халыкның яртысы яки яртысыннан бераз күбрәге вакциналанган. Болар: Белорет районы – 78 процент (планнан), Октябрьский шәһәре – 77 процент һәм Межгорье — 76 процент. Ике шәһәр планның 80 проценттан артыгына ирешкән: Күмертау — 81 процент һәм Стәрлетамак — 84 процент. Ләкин анда вакциналанучылар саны акрын арта, шуңа бу шәһәрләр дә кызыл зонада.
15 муниципалитетта вакциналау дәрәҗәсе - 90 проценттан 99 процентка кадәр, вакциналанучыларның уртача үсеш темпы белән.
Бүгенге көннән, 1 марттан башлап, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналауның мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүче кешеләр саны кимүне исәпкә алып һәм медицина хезмәткәрләренең хезмәт эшчәнлеген рациональ файдалану максатыннан «Планета», «Лайфстайл Центр Башкирия» сәүдә үзәкләрендә шулай ук «Конгресс-Холл Торатау»да вакциналау пунктлары эшен тәмамлау турында карар кабул ителде. Вакциналауны яки ревакциналауны хәзер яшәү яки беркетелү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.

Вакциналауга язылу ысуллары элеккечә кала:
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша .https://www.gosuslugi.ru/;
- Колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча — 122;
- поликлиника регистратурасына шәхси мөрәҗәгать иткәндә яисә телефон аша.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас