+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 март 2022, 12:15

35 якташыбыз авыр хәлдә, 20се вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 228 875кә җитте. Тәүлек эчендә янә 3 352 якташыбызда инфекция ачыкланды.

35 якташыбыз авыр хәлдә, 20се вафат...35 якташыбыз авыр хәлдә, 20се вафат...
35 якташыбыз авыр хәлдә, 20се вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 290 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 214 пациент 60 яшьне үткән.
35 якташыбыз авыр хәлдә.
39 003 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 362 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 5 380 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 184 330.
COVID-19 тагын 20 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 252гә җитте. Аларның 4 415е 60 яшьне узган булган.
31 кешегә пневмония диагнозы куелган. 266 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 468 382 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,3 проценты).
2 327 364 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,5 проценты).
Бер тәүлектә 7 934 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 3 831, 2 компонент белән - 4 103).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 673 327се 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 627 108 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас