+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 март 2022, 08:35

Корбаннар саны 5 272гә җитте...

3 мартка Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 232 189га җитте. Тәүлек эчендә янә 3 314 якташыбызда инфекця ачыкланды.  

Корбаннар саны 5 272гә җитте...Корбаннар саны 5 272гә җитте...
Корбаннар саны 5 272гә җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 297 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 206 пациент 60 яшьне үткән.
35 якташыбыз авыр хәлдә.
37 236 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 377 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 5 054 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны — 189 384.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә 20 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 272гә җитте. Аларның 4 435е 60 яшьне узган булган.
30 кешегә пневмония диагнозы куелган. 238 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 472 015 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,5 проценты).
2 331 440 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,8 проценты).
Бер тәүлектә 7 709 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән — 3 633, икенче компонент белән — 4 076).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763.
Аларның 674 761е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 628 575 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е ковидтан вакциналанган.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас