

Республиканың күп районнары да әлеге күрсәткечкә җитеп килә, 28 февральгә алар 37 иде. 100 процентны үткән һәм вакциналауны дәвам иткән лидер районнар бар. Мәсәлән, Бүздәк – планнан 140 процент, Чакмагыш – 137, Чишмә – 136, Әлшәй – 132, Кушнаренко – 130, Миякә һәм Стәрлебаш 126 процент күрсәткечкә ирешкән.
Тик планнан 80 процентка да җитмәгән антилидерлар да бар, аларда халыкның яртысы яки яртысыннан бераз күбрәге генә вакциналанган. Болар: Белорет районы – 78 процент (планнан), Октябрьский – 77 һәм Межгорье шәһәрләре – 76. Ике шәһәр планнан 80 процентны узган: Күмертау – 81 һәм Стәрлетамак – 84. Ләкин аларда вакциналанучылар саны акрын арта, шуңа бу шәһәрләр дә кызыл зонада.
15 муниципалитетта вакциналау дәрәҗәсе – 90 проценттан 99 процентка кадәр, вакциналанучылар санының үсеш темпы – уртача.
1 марттан башлап, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналауның мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүче кешеләр саны кимүне исәпкә алып һәм медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген рациональ файдалану максатында “Планета”, “Лайфстайл Центр Башкирия” сәүдә үзәкләрендә, шулай ук “Торатау” Конгресс-Холлында вакциналау пунктлары эшен тәмамлау турында карар кабул ителде. Вакциналауны яки ревакциналауны хәзер яшәү яки теркәлү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.
Вакциналауга язылу ысуллары элеккечә кала:
– Дәүләт хезмәтләре порталы аша https://www.gosuslugi.ru/;
– Колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча – 122;
– поликлиника регистратурасына шәхси мөрәҗәгать иткәндә яисә телефон аша.
Булачак табиблар сынатмады!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә булачак медицина хезмәткәрләренә һәм коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булган табибларга багышлап, әһәмиятле пост урнаштырды.
“Бу егетләргә-кызларга карап, мин безнең медицинаның киләчәгенә ышанам. Ике елга якын коронавируска каршы көрәшәбез, табиблар белән янәшә студент-медиклар да эшли. Безнең медицина университеты ректоры Валентин Павловка һәм шәхсән үзем 2437 студентның һәм
1465 ординаторның һәркайсына рәхмәтлемен. Аларның күбесе әле дә, кече һәм урта медперсонал, табиб-стажерлар вазыйфаларында эшли.
Бу елның гыйнварында, табибларга йөкләнешне киметү өчен, без аларга ярдәмгә төрле факультетларның 2400дән артык студентын җибәрдек. Алар пациентларны карауда катнашты, медицина документлары тутыруда ярдәм итте, колл-үзәкләрдә шалтыратулар кабул итте, ПЦР-тестлар үткәрде, “больничный”лар тутырды, ашыгыч ярдәм бригадалары составында чыкты.
Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау системасында 1478 ординатор эшкә урнаштырылган. Вакциналау пунктларында 108 волонтер эшли. Медицина колледжы студентлары да эшкә актив кушылды – беренчел звенода, стационарларда, ковид-госпитальләрдә эшләде.
Без республикада сәламәтлек саклау системасы үссен өчен күп эш башкарабыз: яңа дәваханәләр, поликлиникалар һәм ФАПлар төзибез, иң заманча җиһазлар сатып алабыз, медикларны авылга җәлеп итү өстендә эшлибез. Коронавирус безгә бик күп сабак бирде, әмма иң мөһиме – республикада башкалар файдасына фидакарь хезмәт куярга әзер булганнарның күп булуын күрсәтте. Үз бурычларын бернигә дә карамастан үтәүләрен дәвам итүче табибларга рәхмәт. Һәм булачак табибларга рәхмәт, алар ярдәмендә ышанычлы рәвештә алга барачакбыз”.
Диспансерлау тергезелә
Төбәктә йогышлы авырулар өчен әзерләнгән 3184 койканың буш фонды 32 процент тәшкил итә. Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстанда беренчел сәламәтлек саклау звеносына йөкләнеш кимүен билгеләде.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак шулай ук республикада авырулар санының кимүен раслады. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы планлы медицина ярдәме күрсәтүне, профтикшеренүләрне һәм өлкән яшьтәге халыкны диспансерлау эшчәнлеген тергезергә тәкъдим итте.
– Бүгенге көннән мондый карар кабул итәбез. Төбәктәге эпидемиологик хәл безгә һөнәри тикшеренүләргә һәм диспансерлауга керешергә мөмкинлек бирә, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм муниципалитет башлыкларына бу эшне контрольдә тотарга кушты.
Яңа штамм килергә мөмкин...
Галимнәр COVID-19ның яңа штаммнары барлыкка килү ихтималлыгын билгели.
Вирус эволюциясенең омикрон-штаммда гына тукталмау куркынычы бар. Яңа геновариант “омикрон”га караганда авыррак та, киресенчә, җиңелрәк тә булырга мөмкин, дип билгели Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты директоры Дмитрий Лиознов.
“Көненә 30дан артык чакырулар кабул иттек”
Без коронавирус инфекциясенең күп дулкыннарын үттек. Йөкнең иң авыры табибларга, медицина хезмәткәрләренә төште. Соңгы дулкында йөкләнеш беренчел звенога аеруча зур булды, чөнки барысы да диярлек амбулатор дәвалана. Бу уңайдан табибларга ярдәмгә ординаторлар һәм БДМУның югары курс студентлары юнәлтелде. Язмабыз герое — ординатор Айгөл Әмирова.
Айгөл Таһир кызы Уфаның 5нче балалар поликлиникасында үткән елның сентябреннән башлап педиатр булып эшли. БДМУның балалар авырулары буенча кафедрасы ординатурасында беренче ел белем ала. Ординатураны тәмамлагач, ул дәваханәләрдә дә педиатр булып эшли алачак.
Айгөл Әмирова эшне уку белән бергә алып бара. Яшь табибә әйтүенчә, балалар арасында ковид белән җитди авыру очраклары аның тәҗрибәсендә теркәлмәгән, шөкер, бер үлем очрагы да юк.
— Соңгы дулкында балалар арасында коронавирус инфекциясе йоктыручылар күп булды. Гадәттә, гаиләләре белән авыручылар арасында шундый хәл күзәтелә. Балаларның тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. 4-5 көннән температуралары төште, — ди Айгөл Әмирова.
Табибә билгеләвенчә, бер яшькә кадәр балалар арасында да ковид белән авыручылар күп. Алар инфекцияне гадәти ОРВИ үткәргән кебек үткәрә. Җитлекми туган балаларда инфекция ачыкланса, алар стационарга озатыла.
Яшь педиатрның эше нидән гыйбарәт? Ул көненә өч сәгать поликлиникада балаларны кабул итә, калган вакытта чакыруларга йөри. Соңгы дулкын вакытында чакырулар аеруча күп булган, планнан тыш та эшләргә, өлгерергә туры килгән. Көненә 30дан артык чакыру кабул иткән көннәр булган. Гадәттә табиблар чакыруларга җәяү бара. Бик ерак адресларга гына машина бирелә.
— Бу һөнәрне сайлаганга үкенмим, — ди Айгөл Таһир кызы бу хактагы сорауга җавап биреп. — Эшемне бик яратам. Һәр һөнәрдә авырлыклар була. Аларны җиңә һәм үткәрә белергә кирәк.
Максатчан яшь табибәгә уңышлар телик!