

Әле республика дәваханәләрендә 307 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 213 пациент 60 яшьне үткән.
35 якташыбыз авыр хәлдә.
36 393 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 458 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 4 118 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны — 193 502.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә 12 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 284кә җитте. Аларның 4 490ы 60 яшьне узган булган.
28 кешегә пневмония диагнозы куелган. 219 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 475 484 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,6 проценты).
2 334 691 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,8 проценты).
Бер тәүлектә 6 720 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән — 3 469 икенче компонент белән — 3 251).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763.
Аларның 676 298е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 629 803 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е ковидтан вакциналанган.
Фото: tverlife.ru