

Искәртеп узабыз, гыйнвар ахырында омикрон белән авыручылар саны арту сәбәпле, поликлиникаларга йөкләнеш кискен артты, шуңа бу эшне туктатып торырга туры килде. Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, хәзер хәл тотрыкланды, чикләүләрне гамәлдән чыгарырга да мөмкин. График буенча, ел ахырына кадәр миллионнан артык төрле яшьтәге кеше үз сәламәтлеге торышын тикшертергә тиеш.
Диспансерлау — профилактик тикшеренү, ул кешенең сәламәтлегенә бәйле күп кенә проблемаларны ачыкларга ярдәм итә.
Ул авыруларны, шул исәптән куркынычларын да, иртә стадиядә, әле берни дә сиздертмәгәндә үк табарга ярдәм итә. Медицина тикшеренүеннән аермалы буларак, диспансерлау бушлай һәм бары тик ирекле рәвештә үткәрелә: аны узу — кешенең хокукы, ә бурычы түгел.
Медицина тикшеренүен 18 яшьтән башлап һәр өч ел саен узарга кирәк. Быел чиратта 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001 һәм 2004 елларда туган кешеләр. Туган көнне көтәргә кирәкми. Сезгә 30 яшь декабрьдә генә тулган очракта да ул тикшеренүләрне хәзер үк узарга мөмкин. 40 яшьтән соң медицина тикшеренүен ел саен узарга була.
Диспансерлау — ул дәвалау түгел, моның өчен “больничный» рәсмиләштермиләр һәм пособие түләмиләр, әмма уртача хезмәт хакы сакланган көн бирәләр. Ә эшләүче пенсионерларга һәм пенсиягә биш ел калучыларга уртача хезмәт хакы сакланган ике көн ял бирелә. Болар барысы да Русия Хезмәт кодексының «Диспансерлау узганда хезмәткәрләргә гарантияләр” дигән 185.1 мәддәсендә язылган.
Үз белдегең белән медосмотр үтәргә барырга ярамый, моны прогул дип санарга мөмкиннәр. Башта җитәкчелегегезне кисәтегез, диспансерлау узыгыз һәм терапевттан поликлиникада булуыгыз турында белешмә алыгыз. Шуны истә тотыгыз: диспансерлау үтүгә бер көн генә җитмәскә мөмкин. Ихтимал, моның өчен икенче көнне үз исәбегезгә алырга туры килер, ә белешмәсез эштә булмау прогул буларак саналырга мөмкин.
Фото: vtambove.ru