+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 март 2022, 10:45

Ковид янә 20 кешене алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 238 728гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 3 242 якташыбызда коронавирус ачыкланды.  

Ковид янә 20 кешене алып китте...Ковид янә 20 кешене алып китте...
Ковид янә 20 кешене алып китте...

Әле республика дәваханәләрендә 315 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 219 пациент 60 яшьне үткән.
41 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
33 164 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 467 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 6 443 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар сан – 199 945.
COVID-19 янә 20 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 304кә җитте. Аларның 4 510ы 60 яшьне узган булган.
51 кешегә пневмония диагнозы куелган. 19 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 478 459 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,7 проценты).
2 338 007 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 94,1проценты).
Бер тәүлектә 6 291 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 2 975, 2 компонент белән- 3 316).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 677 601е 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 631 040 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас