Бу хакта Башкортстан җитәкчесе болай дип язган:
"Сибай. Бу безнең дүртенче яңа COVID-госпиталь. Якын арада Туймазыда да ачабыз, күптән түгел аның турында сөйләгән идем.
Туймазы госпиталендәге кебек үк, Сибайдагы клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге мәйданы - 9 мең квадрат метр тирәсе. Ул 50 бокс-палатага исәпләнгән, кирәк булса, монда 230 кешене берьюлы кислородка тоташтырырга мөмкин булачак.
Сибайда госпиталь корпусын 2021 елның 30 декабрендә төзи башлаганнар иде, эшләр контракт буенча апрель аенда тәмамланырга тиеш. Бүген эшләр барышы турында фикер алыштык. Әлегә графикка ярашлы барабыз.
Коронарнавирус белән вәзгыять, Аллага шөкер, җайланды. Авыручылар, бигрәк тә госпитальләштерүгә мохтаҗлар азрак. Әмма бу пандемия тәмамланганнан соң, безнең йогышлы үзәкләрне йозакка ябачакбыз дигәнне аңлатмый, әдбәттә.
Бу госпитальләр ковид белән авыручыларны дәвалау өчен генә түгел - без җитди күппрофильле медицина үзәкләре төзибез, алар без короновирус турында оныткач та кирәк булачак.
Монда, Сибайда, бөтен Урал аръягы халкы өчен берьюлы берничә профиль буенча медицина ярдәме күрсәтү каралган: йогышлы авырулар, терапия, эчке авырулар, лаборатор диагностика.
Без республикабыз халкы сыйфатлы медицина ярдәме алсын һәм бу эш тукталып калмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Барыгызга да сәламәтлек телим!"