+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 март 2022, 16:27

Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!

6 март көнне Сибайга эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалау өчен тәгаенләнгән клиник-диагностик инфекция үзәге төзелеш барышын карады.

Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!

Госпиталь төзүгә 2021 елның 30 декабрендә керештеләр. Аны Уфа, Стәрлетамак, Туймазыдагы проект буенча төзиләр. Бер катлы корпуслар курай чәчәге формасында урнашкан.

Объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән инде, коммуналь инфраструктураны монтажлау бара. Биредә вертолёт мәйданчыгы җиһазландырылган, казанлык, трансформатор подстанциясен, кислород станциясен, концентраторны монтажлаганнар. Госпиталь территориясен төзекләндерү дәвам итә. Төзелешнең гомум мәйданы - 9 мең квадрат метр.

Яңа инфекция үзәгендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче 40 бокс һәм 10 реанимация боксы булачак. 200 койканы өстәмә рәвештә урнаштыру мөмкинлеге каралган, ә гадәттән тыш хәлдә госпиталь кислородны 100 процент тоташтыру белән 230 пациентны кабул итә ала.

Яңа COVID-госпитальдә диагностика һәм дезинфекция бүлекләре, экспресс-лаборатория, аптека, ультратавыш, функциональ диагностика кабинетлары, эндоскопия кабинеты, диспетчерлык хезмәте эшләячәк.

Башкортстан Башлыгы булачак дәваханә палаталарын һәм боксларын карады һәм йогышлы авырулар үзәге төзелешен тәмамлаубуенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

- Сибайдагы госпитальдә әзерлек дәрәҗәсе югары. 10-15 апрельдә ул инде беренче пациентларны кабул итә алачак, - диде Радий Хәбиров. - Монда бик яхшы шартлар, заманча техника, яхшы туклану. Шул ук вакытта COVID-госпитальләрдә эшләүче табибларның йогышлы авыруларны дәвалауда шактый зур тәҗрибәсе бар. Бу айда без шулай ук Туймазыда шундый ук үзәкне эшләтеп җибәрәбез.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, госпитальне пандемиядән соң балалар бүлеге белән заманча дәваханәгә үзгәртәчәкләр.

- Элек Сибайда бер генә компьютер томографы бар иде, ә монда тагын берсе барлыкка киләчәк. Өстәвенә, коронавируслы пациентлар гына түгел, ә Сибай халкы да әлеге диагностика җиһазларыннан файдалана алсын өчен керү юлын ике яклап эшлибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Киләчәктә без республиканың төньяк өлешендә тагын бер шундый үзәк төзергә планлаштырабыз.

Сибай дәваханәсенең баш табибы Радик Нәдергулов хәбәр иткәнчә, COVID-госпитальдә 248 кеше эшләячәк. Алга таба, коронавирус чигенгәч, бу үзәктә төрле профильләр буенча медицина ярдәменең киң спектры күрсәтеләчәк.

 

Фото: glavarb.ru

Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Яңа госпиталь апрельдә ишекләрен ачачак!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас