

Әле республика дәваханәләрендә 263 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 181 пациент 60 яшьтән өлкән.
27 якташыбыз авыр хәлдә, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
36 985 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 985 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 894 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 208 492.
Бер тәүлектә COVID-19 биш якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 354кә җитте. Аларның 4 551е 60 яшьне узган булган.
26 кешегә пневмония диагнозы куелган. 107 кеше пневмониядән савыккан.
План буенч ареспубликада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайтты.
Беренче компонент белән 2 481 689 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,9 проценты).
2 341 909 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 94,3 проценты).
Бер тәүлектә 711 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 291, икенче компонент белән - 420).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 679 429ы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 632 893 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.
Фото:
big-rostov.ru