

Әйе, чөнки инсулин препаратларының күп өлешен үзебезнең илдә җитештерәләр. Хәзерге вакытта Русиядә инсулин һәм аның аналоглары булган 17 препарат теркәлгән: шуларның 13е — тормыш өчен кирәк.
Инсулинга мохтаҗ кешеләр аны дәвалаучы табиб рецепты буенча бушлай алырга мөмкин.
Илебездәге препарат туры килмәсә, нишләргә?
Инсулинның дөньядагы төп җитештерүчеләре Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына эшне һәм Русия базарына препаратлар җибәрүне дәвам итәчәкләрен язма рәвештә расладылар. Шулай итеп, чит ил препаратлары Русиядә кала.
Миңа кирәкле инсулин даруханәдә юк икән, нишләргә?
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы “Росздравнадзор” белән бергә шикәр чире булган пациентлар өчен кирәкле препаратларны тәэмин итүне контрольдә тота.
Әгәр сез даруханәдә инсулин таба алмыйсыз икән, “Росздравнадзор”ның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итегез: 8(800)550-99-03
#объясняемрф
#Объясняем_Башкортостан#ОбъясняемРФ