

Русия төбәкләренең яртысына якыны, коронавирус буенча эпидемиологик хәл яхшыру сәбәпле, медицина тикшеренүләре һәм диспансерлау үткәрүгә чикләүләрне гамәлдән чыгарырга карар итте. Әмма, инфекционист Евгений Тимаков сүзләренчә, коронавирус пандемиясе ике-өч елдан да иртәрәк бетмәячәк, чөнки кешеләрнең тулы иммунитеты шул вакыттан соң гына формалашачак, дип хәбәр итә ТАСС.
COVID-19дан вакциналанырга әзерләнгәндә һәм прививкадан соң русиялеләр нинди хаталарга юл куя? Бу хакта Sputnik радиосына югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов аңлатма бирде.
Кайбер кешеләр, коронавирус инфекциясеннән прививканы ясатырга әзерләнеп, Интернетта бирелгән киңәшләргә таяна һәм, нәтиҗәдә, хаталар ясый, дип билгели ул. Аерым алганда, алар вакцина ясату яки ревакциналау алдыннан канны сыекландыручы препаратлар кабул итә башлый.
“Канны сыеклаучы препаратларны күрсәтмәләрсез кабул итәргә ярамый. Бу, ни дисәң дә, “авыр артиллерия”, табиб кына билгели торган препаратлар, белгеч аларны кандагы күрсәткечләрнең үзгәрүен күзәтеп кенә билгели. Бу препаратлар — табиб кулында яхшы инструментарий, әмма аларның катлаулылыклары да бик күп”, — дип ассызыклый Алексей Водовозов.
Белгеч сүзләренә караганда, COVID-19дан прививкага ниндидер аерым әзерлек кирәк түгел. “Иң мөһиме — алкогольне чамасыз кулланмау һәм вакциналауны яки ревакциналануны “оптималь формада” үтү өчен артык арыганлыкны, талчыгуны булдырмау”, — дип ачыклык кертә табиб.
“Спиртлы эчемлекләрне артык кулланмау зарур, чөнки бу безнең иммунитетка нык суга. Вакциналану алдыннан йокыны туйдырырга, физик яки акыл эшчәнлеге буенча зур йөкләнеш кичермәскә кирәк”, — дип киңәш итә Алексей Водовозов.
Икенче киң таралган ялгышу – кайбер пациентлар антигистамин һәм температура төшерүче препаратлардан баш тарта, гәрчә хәл торышлары моны таләп итсә дә. Алар дарулар вакцинаның нәтиҗәсен киметәчәк, дип уйлый.
“Кайчагында кеше, әйтик, аллергия реакцияләренә дучар була, аның укол урыны шешә яки кычыта, тик ул антигистаминлы препарат эчсәм, вакцина тиешле нәтиҗә бирмәячәк, дип уйлый. Бу алай түгел. Температура төшерү чараларына да кагыла бу — алар вакцинаның нәтиҗәлелегенә йогынты ясамый, шуңа күрә, әгәр хәл авырлашса, аларны кабул итүдән курыкмаска кирәк”, — дип аңлата Алексей Водовозов.