+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 март 2022, 12:10

Вакцинаның беренче компонентын тиешлеләрнең 100,1 проценты алды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 256 447гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 2 501 якташыбызда инфекця ачыкланды.

Вакцинаның беренче компонентын тиешлеләрнең 100,1 проценты алдыВакцинаның беренче компонентын тиешлеләрнең 100,1 проценты алды
Вакцинаның беренче компонентын тиешлеләрнең 100,1 проценты алды

Әле республика дәваханәләрендә 202 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 165 пациент 60 яшьне үткән.
24 якташыбыз авыр хәлддә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
32 627 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 786 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 5 755 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 218 237.
COVID-19 тагын 11 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 381гә җитте. Аларның 4 569ы 60 яшьне узган булган.
19 кешегә пневмония диагнозы куелган. 139 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Сovid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 487 361 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,1 проценты).
2 350 402 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 94,6 проценты).
Бер тәүлектә 6 676 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 671, 2 компонент белән - 4 005).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 681 829ы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 636 075 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.

Фото: pixabay.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас