

Әле республика дәваханәләрендә 200 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 162 пациент 60 яшьне үткән. 33 якташыбызның хәле авыр, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
30 191 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 6 658 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 4 620 якташыбыз ковидня җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 222 857.
COVID-19 янә 5 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 386гы җитте. Аларның 4 572се 60 яшьне узган булган.
1нче компонент белән 2 490 305 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,2% проценты). 2 354 779 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 94,8 проценты).
Бер тәүлектә 7 127 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 944, 2нче компонент белән - 4 183).
Фото: m.123ru.net