+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 март 2022, 12:55

27 якташыбыз авыр хәлдә, бишесе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 262 323кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 1 702 якташыбызда инфекция ачыкланды.

27 якташыбыз авыр хәлдә, бишесе вафат...27 якташыбыз авыр хәлдә, бишесе вафат...
27 якташыбыз авыр хәлдә, бишесе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 189 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 131 пациент 60 яшьне үткән.
27 якташыбыз авыр хәлдә, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
28 937 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 6 656 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 1 805 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 227 800.

COVID-19 янә биш якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 397гә җитте. Аларның 4 588е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1 компонент белән 2 490 986 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,3 проценты). 2 355 326 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 94,8 проценты).

Бер тәүлектә 107 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 62, 2 компонент белән - 45).

12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.

Фото: tvcenter.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас