+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Марта 2022, 07:30

Эчү баш миен киметә

Галимнәр алкогольне чамасыз күп күләмдә куллану баш миенең зурлыгына тәэсир итүен ачыклаган.

Белгечләр 36 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше турында мәгълүматларны анализлаган. Алкоголь куллану дәрәҗәсе югарырак булган саен, баш миенең кимүе дә көчлерәк булып чыккан. Әйтик, спиртлы эчемлекләр куллануның уртача дәрәҗәсен ике тапкырга арттырганда, баш мие – ике елга, өч тапкырга арттырганда өч елга картая.

Спиртлы эчемлекләрне күпләп куллану баш миендәге соры һәм ак матдәләрнең кимүенә китерә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас