+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 март 2022, 08:30

Кытайда чир яңадан кабынган

Кытайда соңгы тәүлек эчендә 3400гә якын коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән, бу 2020 елның февралендә пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткеч, дип хәбәр итә «Российская газета».

Кытайда чир яңадан кабынган
Кытайда чир яңадан кабынган
Авыру кискен таралу сәбәпле, бөтен ил буенча хакимият мәктәпләрне ябып, берничә төньяк-көнчыгыш шәһәрне блокировкалаган, шул ук вакытта 19 провинция "дельта" һәм "омикрон" вариантларының локаль күтәрелешен тоткарларга омтыла.

Кытайның төньяк-көнчыгышында зур Цзилинь шәһәре өлешчә ябылган, йөзләгән квартал блокпостлар ярдәмендә бер-берсеннән изоляцияләнгән, дип хәбәр иткән якшәмбе көнне урындагы хакимият вәкиле.

Яньцзи - Төньяк Корея белән чиктә 700 мең кеше яшәгән шәһәр, тулысынча изоляцияләнгән.

Кытай Халык Республикасының дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Цзилинь мэры һәм Чанчуньның сәламәтлек саклау департаменты башлыгы «авыруга каршы көрәш җитәрлек дәрәҗәдә булмау» сәбәпле, үз вазыйфаларыннан алынган.

Кытайның иң зур Шанхай шәһәрендә хакимият киңүләм карантиннар үткәрү урынына, мәктәпләрне, предприятиеләрне, рестораннарны һәм сәүдә үзәкләрен вакытлыча ябып, социаль дистанцияләүгә таянырга карар кылган. Бөтен шәһәр буенча дәваханәләр янында озын чиратлар күренә, кешеләр COVID-19га тест тапшырырга ашыга.

Фото: thespec.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: