

Әле республика дәваханәләрендә 169 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 116 пациент 60 яшьне узган.
24 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
27 380 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 6 756 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 3 115 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 230 915 кеше.
COVID-19 янә сигез якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 405гә җитте. Аларның 4 592е 60 яшьне узган булган.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Беренче компонент белән 2 493 983 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,4 проценты). 2 360 239 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 95 проценты).
Бер тәүлектә 7 910 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 935, икенче компонент белән - 4 868).
12-17 яшьлек балаларның 2 880е прививка ясаткан.