

Әле республика дәваханәләрендә 156 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 103 пациент 60 яшьтән өлкән.
23 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
24 757 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 615 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 4 018 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 234 933.
COVID-19 янә 16 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 421гә җитте. Аларның 4 608е 60 яшьне узган булган.
24 кешегә пневмония диагнозы куелган. 128 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 496 803 кеше прививка ясаткан (тиешлеләрнең 100,5 проценты).
2 364 509 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 95 проценты).
Бер тәүлеткә 7 090 кеше вакциналанган (1 компонент белән - 2 820, 2 компонент белән - 4 270).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 685 844е 1 компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 641 284 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.
Фото: vesti.az