+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 март 2022, 14:50

Консультатив медицина үзәге эшли башлады

Бүгеннән Башкортстанда тәүлек буе эшли торган Консультатив медицина ярдәме үзәге эшли башлады.  

Консультатив медицина үзәге эшли башладыКонсультатив медицина үзәге эшли башлады
Консультатив медицина үзәге эшли башлады

Үзәкнең төп максаты - "Covid-19" диагнозы расланган пациентларга ярдәм оештыру, әгәр аларның хәле өйдә дәваланырга рөхсәт итсә, шулай ук "ОРВИ" һәм "грипп" диагнозлары расланган пациентларга ярдәм күрсәтү.

Медицина хезмәткәрләре, Уфаның 5, 8, 13, 18, 21нче дәваханәләре табиблары тәүлек әйләнәсендә дистанцион ысул белән, телемедицина технологияләрен кулланып, медицина ярдәме күрсәтәчәк.

Республиканың һәр гражданы, «122» номеры буенча контакт-үзәккә шалтыратып, өстәмә «4» номерын кулланып, хезмәттән файдалана ала. Үзәк белгечләре беренчел консультация үткәрәчәк, сәламәтлек буенча кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, кирәк булганда дәвалауда төзәтмәләр кертәчәк, яки табибны өйгә чакыртуны рәсмиләштерәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас