+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 март 2022, 16:25

Ковид янә 16 якташыбызның гомерен өзде...

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 5 454 кешегә җитте.

Ковид янә 16 якташыбызның гомерен өзде...Ковид янә 16 якташыбызның гомерен өзде...
Ковид янә 16 якташыбызның гомерен өзде...
Бер тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 902 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан алып төбәктә 268 472 кешедә ковид расланды.

Әле республика дәваханәләрендә 144 кеше коронавирустан дәвалана. Алар арасында 97 пациент 60 яшьне үткән.

31 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 5 454 кешегә җитте. Тәүлек эчендә бу авырудан янә 16 кешенең гомере өзелде.

19 395 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 811 пациент 60 яшьтән өлкән.

17 кешегә пневмония диагнозы куелган. 97 кеше пневмониядән савыккан.

243 479 якташыбыз коронавирустан савыккан. Аларның 2 511е соңгы тәүлектә инфекцияне җиңеп чыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)

Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.

Беренче компонент белән 2 504 891 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,8 проценты).

2 375 162 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 95,6 проценты).

Бер тәүлектә 7 261 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 901, икенче компонент белән - 4 360). 394 148 кеше ревакциналанган.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763.

Аларның 689 520се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 645 644 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.

12-17 яшьлек балаларның беренче компонент белән — 3 181е, ике компонент белән дә 2 585е вакциналанган.

 
Фото: novosibirsk.bezformata.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас