

Мәкерле вируска каршы алгы сызыкта көрәшкән шәхесләргә ихлас рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләрне район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тапшырды.
— Коронавирус пандемиясе шартларында үзәк район дәваханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына ярдәмгә Башкорт дәүләт медицина университетында белем алучы 37 студент кайтты. Аларның ярдәме тоемлы булды, чөнки “Ашыгыч ярдәм” машиналары тәүлегенә 60-70 коронавирус йоктырган авыру янына ашыкты, ә дәваханәгә көненә 700дән артык кеше мөрәҗәгать итте, — диде Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Хаматов. — Уртак тырышлык белән авырлыкларны җиңеп чыктык, хәзер шәһәрдә һәм районда хәл тотрыклыланды. Тырыш студентларыбыз, булачак табибларыбыз бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Башкорт дәүләт медицина университеты дәвалау факультетының беренче курс студентлары Таһир Авзалов, Артур Захаров, Карина Гыйздәтуллина, Илвина Гыймазетдинова, Алина Кодакаева, Чулпан Хәкимуллина, Айгөл Ситдыйкова, Юлиза Фәйрушина, Гөлназ Якупова, шул ук факультетның дүртенче курс студенты Динар Хәсәнов, педиатрия факультетының дүртенче курс студенты Илвир Шәяхмәтов, бишенче курс студентлары Наилә Шәйхлисламова, Алия Нуриева, бишенче курс студентлары Айгиз Газизов, Айгөл Мирзаянова, Әмир Солтанов, дәвалау факультетының алтынчы курс студентлары Дария Исламгәрәева, Лилия Алкина, Юлия Мансурова “кызыл зона”да эшләделәр һәм сынатмадылар.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән